news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саклану министрлыгы Киевның пилотсыз очкычлар белән Мәскәү объектларына һөҗүм итүен әйтте

Россия Саклану министрлыгы бүген иртән Киев хакимиятенең Мәскәүдәге объектларга пилотсыз очу аппаратлары белән һөҗүм итүе турында хәбәр итте. Ведомство мәгълүматлары буенча, һөҗүмгә самолет тибындагы сигез пилотсыз очкыч җәлеп ителгән.

«Бүген иртән Киев режимы тарафыннан Мәскәү шәһәрендәге объектларга пилотсыз очу аппаратлары белән террорчылык һөҗүме ясалды», - дип белдерделәр Саклану министрлыгында.

Өч пилотсыз очкыч радиоэлектрон көрәш чаралары белән юкка чыгарылды, Россия хәрбиләре Мәскәү өлкәсендә тагын биш дронны «Панцирь-С» зенит ракета-пушка комплексы белән бәреп төшерде, диелә хәрби ведомство хәбәрендә.

Искәртик, бүген иртән Мәскәү мэры Сергей Собянин хәбәр иткәнчә, башкалада берничә пилотсыз очкыч биналарга килеп бәрелгән, нәтиҗәдә биналар бераз зыян күргән. Аның мәгълүматлары буенча, зыян күрүчеләр юк. Соңрак белгечләр дроннарның ике торак йортка эләгүен ачыклаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot