Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләрнең 10 млн сумга кадәр кредитлары бетерелә
РФ Саклану министрлыгы белән быелның 1 маеннан килешү төзүчеләргә 10 млн сумга кадәр кредит бурычлары бетереләчәк, әмма контракт вакыты бер елдан да ким булмаска тиеш. Мондый канунны Дәүләт Думасы кабул итте, сүз 2024 елның 1 декабренә кадәр суд карары үз көченә кергән яки башкарма кәгазь бирелгән бурычлар турында бара. Бурычларны бетерү турындагы канун контрактчыларның тормыш иптәшләренә дә кагыла. Махсус хәрби операция зонасында контракт буенча хезмәт итүче хәрбинең минималь акчалата тәэмин ителеше аена 210 мең сумнан башлана. Бер ел эчендә ул ким дигәндә 2,5 млн сум алачак.
Исегезгә төшерәбез, 1 гыйнвардан Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзергә теләүче гражданнарга түләүләрне 2,9 млн сумга кадәр арттырдылар, бу илдә иң югары түләүләрнең берсе һәм Идел буе федераль округында иң югарысы. Моннан тыш, нәкъ менә Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән өч меңнән артык муниципаль акт кабул ителгән.
Татарстанда Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итү турында контрактка кул куярга теләүчеләр өчен 117 хезмәте аерым кайнар элемтә линиясе ачты, аңа 117 номеры буенча шалтыратып һәм 4 төймәсенә басып эләгергә мөмкин. Әгәр дә кандидат беренчел параметрлар буенча Пилотсыз системалар гаскәрләрендә контракт төзү өчен туры килсә, аның контакт мәгълүматларын сайлап алу пунктындагы белгечкә тапшырачаклар.
Яңа гаскәр хәрбиләре җирдә пилотсыз очучы, йөзүче һәм хәрәкәт итүче бөтен нәрсә белән идарә итәчәк. Моңа «Герань» да, «Странник» чылбырлы дроннары да, экипажсыз катерлар да керә. Бу гаскәрләрдә контракт шартлары бераз аерыла. Төп аерма – хезмәт итү вакыты автомат рәвештә озайтылмый, хәтта хәрби хәрәкәтләр контракт ахырына якынлашкан вакытта тәмамланмаса да. Контрактның минималь вакыты - бер ел. Моннан тыш, хәрби хезмәткәрне башка гаскәрләргә күчермәячәкләр, өйрәтү Татарстан белән күрше төбәкләрдә ким дигәндә ике ай дәвам итәчәк.
РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры һәм 117 кол-үзәк төбәкара номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз