news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саклану министрлыгы белән контракт төзегән чит ил кешеләре гражданлык ала алачак

Саклану министрлыгы белән контракт төзегән чит ил кешеләре гражданлык ала алачак

РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзегән чит ил гражданнары гадиләштерелгән формада Россия гражданлыгын ала ала.

«Россия Кораллы көчләрендә яки хәрби формированиеләрдә махсус хәрби операция үткәрү чорында хәрби хезмәткә контракт төзегән чит ил гражданнары, Президент указы нигезендә, Россия Федерациясе гражданлыгын алу турында гариза белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы», – дип хәбәр итте контракт буенча хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Егор Горячев.

Шартлар буенча, контракт бер елдан да ким булмаган вакытка төзелергә тиеш, указ нигезләмәләре шулай ук мондый хәрбиләрнең гаилә әгъзаларына – иренә, хатынына, балаларга, ата-аналарга да кагыла.

«Хәрби хезмәттән азат ителгән затлар, шулай ук аларның гаилә әгъзалары Россия Эчке эшләр министрлыгының территориаль органына яшәү урыны яки килү урыны буенча, ә алар булмаган очракта Россиядә әлеге вакытта яшәү урыны буенча Россия гражданлыгына кабул итү турында гариза бирә ала», – диде ул.

РФ гражданлыгына кабул итү турында гариза бер ай эчендә карала, нинди дә булса документларга төгәллек кирәк булганда бу срок өч айга кадәр артачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100