news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саклана торган территориядә шәхси йорт төзү өчен чикләү бетерелде

ТР Җир кодексының 12 нче маддәсенә үзгәрешләр кертелде.

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Саклана торган территориядә шәхси йорт төзү өчен чикләү бетерелде.

Бу хакта закон проекты бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Махсус саклана торган табигый территорияләрдәге торак пункт чикләрендә бакчачылык, шәхси гараж яки торак төзелеше өчен җир бирүне тыю нормасы гамәлдән чыгарылды.

Парламентның Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев закон проекты федераль закон белән тәңгәлләштерү өчен эшләнгәнен әйтте. Бу нигезләмә чикләре турында белешмәләр Бердәм күчемсез милек дәүләт реестрына кертелгән торак пунктларга кагыла.

Республикада саклана торган 190 территория исәпләнә, 185е — республика дәрәҗәсендә, 2се — федераль, 3се — муниципаль дәрәҗәдә. Бу территорияләрдә 259 торак пункт урнашкан.

«Махсус саклана торган табигый территорияләр турында» Федераль законга һәм Россиянең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль закон 2021 елның 10 гыйнварында үз көченә кергән. Махсус саклана торган табигый территорияләр составындагы торак пунктларда төзелеш һәм бакчачылык өчен җир бирү хәзер тыелмый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100