news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Сакла” юл хәрәкәте кагыйдәләре өйрәнү балалар порталында 13 мең укучы теркәлгән

“Сакла” проекты - юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү буенча Россиядә тиңдәше булмаган уникаль белем-тәрбия проекты.

(Казан, 31 август, “Татар-информ”, Елена Кривопатре). “Сакла” юл хәрәкәте кагыйдәләре өйрәнү балалар порталында 13 мең укучы теркәлгән. Бу хакта Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында юл-транспорт җәрәхәте профилактикасына багышланган матбугат конференциясендә “Татармультфильм” студиясе директоры Азат Ганиев хәбәр итте.

“Сакла” проекты - юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү буенча Россиядә тиңдәше булмаган уникаль белем-тәрбия проекты. Ул проект балалар травматизмын киметүгә һәм юл хәрәкәтендә закон бозмаучы кешеләрне тәрбияләүгә юнәлдерелгән”, - диде Азат Ганиев.

Теләгән һәр укучы мәктәп укучысы sakla.ru сайтында түләүсез теркәлә һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнә ала. Проект ике телдә тәкъдим ителгән.

Порталда мультфильмнар, онлайн-уеннар, китапханә, хәтта караоке бар. Сайтта шулай ук яңа машина йөртә башлаучыларга, велосипедчыларга һәм җәяүлеләргә видео-дәресләр карап була.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100