Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның атказанган рәссамы Илдус Мортазин волонтер портретын язган
Татарстанның атказанган рәссамы Илдус Мортазин Түбән Каманың иң яхшы волонтерлары турында картиналар сериясен дәвам итте. «Сакла!» дип аталган яңа эше Римма Корбановага багышланган, дип сөйләде рәссам «Татар-информ»га.
Портретны язганда волонтер рәссамга: «Маскировка челтәрләре үргәндә без барыбыз да бер үк нәрсә турында уйлыйбыз. Шул челтәрләр егетләребезнең, яклаучыларыбызның тормышын һәм сәламәтлеген саклап калыр дигән өмет белән яшибез», – дип әйткән.
Рәссам Римма Корбановага Түбән Кама гуманитар ярдәм җыю пункты җитәкчесе Лариса Орлова киңәше буенча чыга.
«Римма Сәхипгәрәевна – иң яхшы һәм иң актив ярдәмчеләрнең берсе. Бу безнең халык образының иң яхшы чагылышында гәүдәләнеше. Популярлаштырырга һәм сакларга кирәк булган кыйммәтләр. Рәсем сәнгате чаралары белән аларга игътибар җәлеп итәргә тырышам», - дип сөйләде Илдус Мортазин. Элегрәк ул махсус операция солдаты һәм волонтер Фидаил Зариповны сурәтләгән иде.
Яңа герой Римма Корбанова Лениногорск районында, Каркалы авылында туган. Түбән Камада 1970 елдан бирле яши. 3 номерлы мәктәптә укыган. «Техник-технолог» белгечлеге буенча нефть химиясе техникумын тәмамлаган. «Нижнекамскнефтехим» берләшмәсендә эшләгән. Римма актив рәвештә иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнә – ул йорт советы рәисе. Ул үстергән. Дамир Корбанов – халыкара класслы спорт мастеры, янгын-коткару спорты буенча дөнья рекордчысы. Россия Президенты Владимир Путиннан алган мактау грамотасы бар.
Элегрәк «Татар-информ» Илдус Мортазинның махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен мичләр эшләгән оста портретын ясавы турында хәбәр итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз