Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Шакир Яһудин Чүпрәледә социаль-мөһим объектларның төзелеше белән танышты
Бүген, 1 июльдә, ТР Дәүләт Советы депутаты, законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин Чүпрәле районында эш сәфәрендә булды. Депутатны район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин озатып йөрде.
Эш визиты барышында депутат гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итте, шулай ук илкүләм проектлар кысаларында райондагы социаль-мөһим объектларның төзелеш барышы белән танышты. Бу турыда «Туган як» сайтында хәбәр ителә.
Төгәлрәге, Шакир Яһудин Марс урта мәктәбендә булды. Белем бирү учреждениесе 1973 елда төзелгән. 2012 елда биредә түбә, тәрәзәләр алмаштырылган, косметик ремонт ясалган. «Быел һәр бүлмә, сыйныф, коридорларны нинди төсләргә буяу, ничегрәк итеп үзгәртүне әти-әниләр белән уртага салып киңәштек. Ремонттан тыш, кирәкле җиһазлар да кайтачак әле. Без бик шат, җитәкчеләргә зур рәхмәт», – ди мәктәп директоры Гөлназ Шәрәфетдинова.
Депутат шулай ук, күп функцияле үзәк төзелә торган Иске Задур авылына да сәфәр кылды. Яңа төзелгән объектта авыл клубы, китапханә эшләячәк. Объект шулай ук «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында төзелә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, быел биредә авыл халкы өчен яңа фельдшер-акушерлык пункты да ачылачак.
Шакир Яһудин «Чайка» лагерында балаларның җәйге ялын оештыру, тулаем биредәге эшчәнлек процессы белән танышты. Депутат балалар белән дә аралашты, кәефләре белән кызыксынды. Бүгенге көндә лагерьда икенче җәйге смена бара. Бер үк вакытта палаткалы лагерь да эшли.
«Объектларның төзелүе, реконструкцияләнүе һәм халыкка тапшырылуы бик мөһим. Кешеләр уңайлы шартларда яшәргә, ә балалар заманча һәм җиһазландырылган мәгариф учреждениеләрендә белем алырга һәм ял итәргә тиеш», – диде депутат.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз