news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шакир Яһүдин Чүпрәледә балалар бакчасындагы капиталь төзекләндерү эшләрен карады

Шакир Яһүдин Чүпрәледә балалар бакчасындагы капиталь төзекләндерү эшләрен карады
Фото: https://chuprale-online.ru

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһүдин Чүпрәле районында эш сәфәрендә булды. Бу хакта «Туган як» сайтында Гөлия Фәизова яза.

Эш сәфәрендә депутат гражданнарны кабул итте, «Кояшкай» балалар бакчасындагы капиталь төзекләндерү эшләренең барышын карады.

Бүгенге көндә биредә бинаның фасадын тышлау буенча эшләр алып барыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot