news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәкертләр арасында ислам фәннәре һәм татар теленнән олимпиада җиңүчеләре билгеле

Шәкертләр арасында ислам фәннәре һәм татар теленнән олимпиада җиңүчеләре билгеле
Фото: https://dumrt.ru

Кичә Россия ислам институты бинасында Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, татар әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча IV Республикакүләм олимпиада, урта һөнәри ислам уку йортлары студентлары арасында ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча төбәкара олимпиада җиңүчеләре билгеле булды.

Олимпиадаларда Татарстан, Башкортстан, Оренбург, Пермь өлкәсе һәм Мәскәүдән 60тан артык шәкерт катнашты. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча төбәкара олимпиада

«Ислам хокукы (гыйбадәт, мөгамәләт)» номинациясе:

1. Абушаев Алим Равил улы – «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе

2. Әхмәдов Җәлолидин Касыйм улы – «Пермь ислам колледжы»

3. Насырьянов Рәсүл Алмаз улы – «Мәрьям Солтанова ис. Ислам көллияте»

Ислам гакыйдәсе, Коръән һәм хәдис гыйлемен үз эченә алган абсолют (дисциплинаара) номинация:

1. Давыдов Габдрахман Ислам улы – «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе

2. Ромазанов Габдрахман Булат улы – «Мәрьям Солтанова ис. Ислам көллияте»

3. Байденов Ринат Бәхетҗан улы – «Ризаэддин Фәхреддин ис. Әлмәт ислам мәдрәсәсе»

«Гарәп теле» номинациясе

1. Куряев Исмәгыйль Йосыф улы – «Ризаэддин Фәхреддин ис. Әлмәт ислам мәдрәсәсе»

2. Кудюшкин Рамил Шамил улы – «Мәрьям Солтанова ис. Ислам көллияте»

3. Алмакаев Мөхәммәт Рәшид улы – «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе

Татар теле, әдәбият һәм татар халкы тарихы буенча республикакүләм олимпиада

«Татар теле» номинациясе:

1. Зиннурова Диләрә Илдар кызы – «Россия ислам институты»

2. Шәехова Нәзирә Нәзим кызы – «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе

3. Хакова Сөмәя Рамил кызы – «Ризаэддин Фәхреддин ис. Әлмәт ислам мәдрәсәсе»

«Татар халкы тарихы» номинациясе:

1. Дебердиева Әминә Ильяс кызы – «Ризаэддин Фәхреддин ис. Әлмәт ислам мәдрәсәсе»

2. Хөсәенов Айнур Рәхимҗан улы – «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе

3. Патеева Әдилә Алмаз кызы – «Казан ислам университеты»

«Татар әдәбияты» номинациясе

Вәгазь бәйгесе:

1. Шәехов Айнур Илдар улы – «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел ис. Казан мәдрәсәсе

2. Нигъмәтҗанов Фәрит Айрат улы – «Ак мәчет» Чаллы мәдрәсәсе

3. Идрисов Нурислам Илсур улы – «Буа мәдрәсәсе»

Фәнни эшләр бәйгесе:

1. Абдуллина Энҗе Наил кызы – «Россия ислам институты»

2. Сәмигуллина Миләүшә Илдус кызы – «Россия ислам институты»

3. Муллагалиева Самира Руслан кызы –»Фәнис» Урыссу мәдрәсәсе

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100