news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сакчы лачын һәм юннатларның казанышлары: Иннополистагы күргәзмәне Миңнеханов карады

Бүген Иннополиста Россия Табигатьтән файдалану өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәте Идел-Кама төбәкара идарәсенең узган елгы эш йомгаклары буенча киңәйтелгән киңәшмәсе кысаларында экологик контроль һәм калдыклар белән эш итү өлкәсендәге төп технологик һәм гамәли карарларга багышланган күргәзмә уза. Күргәзмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов булды.

Кунакларны кулына лачын тоткан ПЖКХ идарәче компаниясе хезмәткәре каршы ала. Төбәк операторы ерткыч кош ярдәмендә чүплектән кошлар көтүен куа. «Әгәр элек полигон өстендә 3 мең кош булса, хәзер алар юк. Без лачыннарны кулланган беренче оешма», - дип сөйләде ПЖКХ идарәче компаниясе генераль директоры Евгений Чекашов.

Чарада шулай ук региональ Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең ведомство буйсынуындагы оешмалары, утилизаторлар, сәнәгать предприятиеләре, мәгариф учреждениеләре һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнаша.

Аерым алганда, стендларның берсе Югары Ослан мәктәбе базасында урнашкан юннатлар клубы эшенә багышланган. Клубта 50 актив катнашучы бар. Балалар грант акчасына чишмә төзекләндергән, чүп җыю, агач утырту буенча экологик конкурсларда һәм акцияләрдә катнаша.

Видео: t.me/galimovatatarstan

news_right_1
news_right_2
news_bot