news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Сакчыл җитештерү” системасы үсеше кысаларында ЕлАЗда “Флагман” проекты старт алды

Проект нефть махсус техникасын җыю цехында тормышка ашырылачак

(Алабуга, 20 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнара Салихова). Бүген ЕлАЗ җитештерү мәйданында хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча “Флагман” проекты старт алды. Проектны тәкъдир итүдә ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Кама арты төбәгенең Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре, завод коллективы һәм "Лин Коучинг” компаниясе лин-тренерлары катнашты.

Проект нефть махсус техникасын җыю цехында тормышка ашырылачак. “Лин коучинг” компаниясенең халыкара эксперты Герт Хаар-Йоргенсен сүзләренчә, проектның максаты – Lean принципларына һәм ысулларына нигезләнгән заманча стандартларны, ысулларны һәм идарә технологияләрен кертү юлы белән нефть техникасын җитештерү процессын оптимальләштерү. Проект җыю нәтиҗәлелеген арттырырга һәм чыгымнарны киметергә тиеш.

ЕлАЗ җитәкчелеге дә проектка зур өметләр баглый. Монда сакчыл җитештерү нигезләрен инде 2004 нче елдан кертәләр. Бу вакыт эчендә заводта 300 миллион сумлык икътисади нәтиҗә алганнар.

“Минемчә, халыкара экспертларның тәҗрибәсе – безгә кирәкле нәрсә”, - дип фикерен белдерде ЕлАЗ генераль директоры Камил Галимов.

Бүген республикада 2012-2013 нче елларга ТР “Сакчыл җитештерү” проектын тормышка ашыру” максатчан программасы тормышка ашырыла. Программада икътисадның төрле тармакларына караган 130 предприятие һәм оешма катнаша.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов сүзләренчә, әле 4 ел гына элек ТРда “Сакчыл җитештерү” коралларын кертү эше локаль җитештерү урыннардан һәм цехлардан башланган. Бүген аларның саны йөздән артып китә. Быел 9 ай нәтиҗәләре буенча гына, ТР предприятиеләре тарафыннан лин-технологияләрне куллану нәтиҗәсендә 4 миллиард сумнан артык сизелерлек икътисади нәтиҗә алынган.

news_right_1
news_right_2
news_bot