news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сакаллы абзыйлардан, яулыклы хатыннардан курыксак, террорчылар моны кулланачак - эксперт

Казанда “Диалог” - җимергеч дини гыйбадәтләргә каршы тору буенча мәгълүмати-консультатив үзәк булдыру турында түгәрәк өстәл узды.

(Казан, 24 декабрь, "Татар-информ", Венера Вәлиева). Казан Федераль Университетның халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм шәрык институтында “Диалог” үзәген булдыру турында түгәрәк өстәл узды. “Диалог” - җимергеч дини гыйбадәтләргә каршы тору буенча мәгълүмати-консультатив үзәк. Бу үзәк экстремист идеологиядән тәэсиренә элеккән яшьләргә киңәшләр биреп, гадәти тормышка кайтаруда ярдәм итәчәк.

Психолог-эксперт Светлана Яковлева: "“Вербовка” - әкренләп алып барыла – бу шәхесне алдау, ислам идеялары әкренләп алыштырыла. Яшьләр кулларына корал тотканын аңламыйча да кала. Шуңа аңлату, агарту эшләрен алып барырга кирәк. Үзәк агарту эшчәнлеген алып барып, яшьләр белән эшләргә тиеш. Җәмгыятьчелектә дә “корбан”нарга караш үзгәрергә, аларны җәмәгатьчелекнең кире кабул итәргә әзер булуы мөһим. “Бер-беребездән, яулыклы хатыннардан, сакаллы абзыйлардан курыксак, террорирстлар бу вәзгыятьтән кулланып калачак”, - дип әйтте.

Психолог фикеренчә, руханиларга иректән мәхрүм итү урыннарында җитди эш алып барырга кирәк. Еш кына экстремистик агымга эләккән яшьләр нәрсә өчен хөкем ителгәнен аңламый. Бу чакта аларга ислам, ислам тынычлык дине икәнен аңлату мөһим. Бу экстремистик агымнардан кайтаруның беренче адымы”.

Светлана Яковлева мәктәпләрдә экстремизм, терроризм турында күп сүз алып барылуга да каршы.  "Балачактагы хатирәләрдән экстремизм, терроризм турында лекцияләр булырга тиеш түгел. Без аларны бәхетле балачак белән тәэмин итәргә тиешбез", - дип белдерде. 

"Диалог" үзәге чит илдән укып кайтучылар белән эш алып барып, шулай ук мәчетләрдә Хизб ут-Тахрир кебек агымнар турында, аларның карашларын кире кагарлык агрументлар китерелгән материаллар әзерләячәк.

Үзәк тарафынан социаль челтәрләрдә мониторинг алып бару да планлаштырыла. Моның өчен психологлар, дин белгечләре, теологлар җәлеп итү фаразлана.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар сайт булдыру турында килешеп, бу сайтта “онлайн-кабул итү” булырга тиеш, диде.

Дин белгече, фәлсәфи фәннәр докторы Александр Саввин: "Бу үзәк кирәк, ләкин эш моның белән чикләнмәскә тиеш, - диде. - Өлкән сыйныфларда укучыларның 80 процентында буш вакытлары тиешенчә оештырылмаган, шуңа алар “вербовка”га дучар. Аудиторияне билгеләү өчен, тикшерүләр алып барырга кирәк" дип белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100