Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сак булыгыз, күз буучы йөри
Чистайда шундый очрак булуы билгеле
(Казан, 30 март , “Татар-информ”). Чистайда бер кибеткә чегән хатыны керә дә киштәдән кофе белән чәй алып, касса янына килә.
Кассирдан товар өчен биш мең сумлыктан кайтарып бирергә акчасы бармы икәнен кызыксынган була. Ә бу вакытта кассир аңа уңай җавап кайтара һәм бер үк вакытта товар өчен чегын чыгарып бирә. Һәм, гадәт буенча, кайтарып бирергә тиешле сумманы чутлап бирә. Чегән хатыны кибеттән йөгереп чыгып китә. Әле шуннан соң да кассадагы хатын чираттагы кешеләргә хезмәт күрсәтүен дәвам итә. Соңыннан гына чегән хатынының биш меңлек акча бирмәгәнен аңлап ала, дип яза “Әлмәт таңнары” басмасы.
Хәзерге вакытта полицейскийлар кара куртка һәм кара итәк кигән 35 яшьләр чамасындагы, нык бизәнгән чегән хатынын эзлиләр. Һәм кешеләрне акча белән эш иткәндә аеруча сак булырга чакыралар, дип кисәтә “Әлмәт таңнары” газетасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз