news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сак астындагыларның тәртибе яхшы булганда, колония янәшәсендә яшәргә рөхсәт итәчәкләр

Юстиция министрлыгы колонияләрнең эчке тәртибенә төзәтмәләр әзерләгән.

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Сак астындагыларның тәртибе яхшы булганда аларга колония янәшәсендә яшәргә рөхсәт итәчәкләр. Юстиция министрлыгы колонияләрнең эчке тәртибенә төзәтмәләр әзерләгән. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә.

Документ үзләрен яхшы яктан күрсәтүчеләрнең җәзасына җитди йомшартулар кертә. Хөкем ителүчене тәртибе яхшы булып, җиңелчә шартларга күчерәләр икән, срогы тәмамланырга ярты ел кала аны сактан азат итәргә мөмкиннәр. Бу инде кеше төрмәдән чыгып, сактан башка иректә йөри ала дигән сүз, чөнки аңа ышаналар.

Моннан тыш, ул колония янәшәсендә гаиләсе белән бергә яши ала. Билгеле, бу вакытта хөкем ителүче хакимият күзәтүендә була.

Әлеге мөмкинлекләр кешегә сак астыннан чыгып, кабат иректә яшәүгә күчүгә ярдәм итәчәк. Юстиция министрлыгының максаты – җинаятьчелек белән араны өзеп, төзәлеп яшәргә тырышучыга таләпләрне йомшартып, үтә күренмәле система булдыру. Бу хакта күптән түгел узган идарә тармагы коллегиясендә дә әйтелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100