news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Сәйяр» фестиваленең гран-при иясе 1 000 000 сумлык сертификат белән бүләкләнгән

Казанның иң яхшы мәктәп театр коллективларының «Сәйяр» фестивале гран-при иясе 1 000 000 сумлык сертификат белән бүләкләнгән. Әлеге бүләккә Казанның 187нче лицееның «Мирас» театр коллективы ия булган.

«Кариев театры сәхнәсендә «Сәйяр» фестиваленең гала-концерты булып узды. Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр тапшырылды», дип хәбәр итә Казан шәһәре башкарма комитетының матбугат үзәге.

Фестиваль район һәм шәһәр этапларыннан тора. Быел март-апрель айларында узган район турында 80нән артык команда катнашкан, аларның 29ы финалга чыгып, шәһәр этабында очрашкан.

Фестивальнең җиңүчеләре: III урын – 113нче мәктәп һәм 4нче гимназия-интернатның «Асылташ» театр коллективлары. Һәркайсына 150 000 сумлык сертификат тапшырылган. II урын – 12нче гимназиянең «Хәят» театр студиясе һәм 2нче гимназиянең «Рух» театр коллективы. Һәркайсы 300 000 сумлык сертификат белән бүләкләнгән. I урын – 33нче гимназиянең «Өмет» театр коллективы. Аларга 400 0000 сумлык сертификат тапшырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot