Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Сәйяр» ансамбле турындагы фильм режиссеры фильмның чыкмый калу сәбәбен әйтте
«Безнең көннәр Сәйяре» фильмы 2017 елда төшерелә башлаган булган.
«Сәйяр» ансамбле турындагы «Безнең көннәр Сәйяре» дигән документаль фильм режиссеры Ришат Вахидов фильмның чыкмый калу сәбәбе турында сөйләде.
«Фильмны әзерләп бетерү өчен зур ресурслар кирәк. Фикердәшләрең табылса, фильмны төшерүе җиңелрәк булыр иде. Фильмны үземә генә эшләп чыгу авыр булды. Бу тема белән кызыксынучыларны очратмадым. Аннан соң, әлбәттә, акчалата ярдәм кирәк. Проектны Россия Президенты грантлары фондына да тәкъдим итеп караган булды, әмма проект үтмәде. Татарстан мәдәният министрлыгыннан гына ярдәм сорасаң гына инде», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Иң элек Ришат Вахидов фильм өчен ансамбльдә чыгыш ясаган катнашучыларның әңгәмәләрен әзерли башлаган: 2017 елда Рөстәм Зарипов, Ренат Ибраһимовтан 2019 елда, Мансур Зарипов, Фәрит Сабирҗанов, Альфред Камелевский, Валерий Чамрин, Рөстәм Җәләйдән интервьюлар алган.
«Документаль фильмның материаллары миндә саклана. Кызганыч, Ренат Ибраһимов үлеп китте. Сорау туса да, аңа мөрәҗәгать итеп булмаячак, ул инде фильмны күрмәячәк. Фильм өчен мәгълүмат та бик аз табылды: «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалындагы архивта ансамбльнең чыгышлары сакланмавын әйттеләр. «Сәйяр» ансамбле үзәк телевидениедә чыгыш ясаган, гастрольләрдә булган. Фондларга хат язып карамадым әле», - диде Ришат Вахидов.
Режиссер аңлатуынча, телевидениедә видеоязмалар сакланып калмаса да, музыкантларның яшь чагын тасвирлар өчен, актерларны җәлеп итеп булыр иде. «Вакыйгаларның реконструкциясен төшерергә хыялланам. Бу эшне башлаганым икән, аны җиренә җиткереп булыр иде. Фильмны төшереп бетерергә хыялым бар. Әмма вакыты җитмәгәндер, дим. Тормыш тәҗрибәсенең булуы да кирәк. Аннан соң, кызыксынучы табылмаса, булган ресурслар белән материалны төгәллисем килә», - диде ул.
«Консерваториядә укыганда рәсми төстә миңа эстрадада җырларга ярамады. Моның өчен укуымнан азат иттеләр. Дөрес, берничә айдан соң кире кайтардылар. Аларның инде репетицияләре бара иде, мине чакырып алгач, бик теләп бардым. Тыңлап карадым, ошаттым. «Сәйяр»нең ул вакыт өчен репертуары заманча яңгырый иде», - дип сөйләгән булган Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимов.
Ришат Вахидов «Сәйяр» ансамбленең җырларын, фотоларын бер татар төркемендә күреп алган һәм коллективның җырлары, оешу тарихы белән кызыксынып киткән. «Рок-н-ролл жанры стилендәге «Әйдәгез, биибез» җырын тыңлагач, ансамбльнең иҗатына гашыйк булдым. Аларның җырлары хәзерге заман эстрадасына охшамаган, яңалык кебек яңгырый», - диде режиссер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз