news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шәйхразыевка «Донбасс туфрагына тугрылыклы хезмәт иткән өчен» Мактау билгесе бирелде

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге делегация Луганскида булып кайтты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Сәфәр кысаларында Республика мөселманнары белән җылы очрашу узды. Очрашу барышында Красный Луч шәһәре «Берлек» дини оешмасы рәисе Ренат хәзрәт Кузяшов Васил Гаяз улын «Донбасс туфрагына тугрылыклы хезмәт иткән өчен» дигән Мактау билгесе белән бүләкләде. Мактау билгесе Луганск Халык Республикасының мөфтие Мөхәммәт Исмәгыйль йөкләмәсе буенча, Луганск Халык Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте исеменнән бирелде.

Шулай ук мактау билгесе белән Самара өлкәсенең «Дуслык» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура бюро әгъзасы Фәхретдин Канюкаев һәм Луганскидагы «Чишмә» өлкә иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Гөлфия Кабирова да бүләкләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot