news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шәйхразыев яңа мәчет ачылышында: Бу - бердәмлегебез, үзара хөрмәт, ышанычның ачык мисалы

Шәйхразыев яңа мәчет ачылышында: Бу - бердәмлегебез, үзара хөрмәт, ышанычның ачык мисалы
Фото: tatar-congress.org

Бүген Свердловск өлкәсенең Полевской шәһәрендә «Әниләр» Җәмигъ мәчете ачылды. Ул шәһәрдәге беренче мәчет. Тантананы мәчет төзү эшен башлап йөргән, төзелешкә ярдәм иткән Россия Герое, очучы, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасе Дамир Йосыпов алып барды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Чарада Свердловск өлкәсе вице-губернаторы Василий Козлов, Полевской муниципаль округы башлыгы Константин Поспелов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура Рәисе Васил Шәйхразыев, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Рәдифулла хәзрәт Гыйндуллин, Чиләбе һәм Курган өлкәләре мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Ринат хәзрәт Раев, Пермь крае мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Әнвәр хәзрәт Аблаев, Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан хәзрәт Камалетдинов, шулай ук Россиянең төрле төбәкләреннән килгән дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре һәм мәчет төзелешенә өлеш керткән эшмәкәрләр катнашты.

Кунакларны сәламләп чыгыш ясаган Васил Шәйхразыев мәчет ачылуның төбәктәге татарлар һәм барлык мөселманнар өчен генә түгел, ә бөтен җәмгыять өчен әһәмиятле вакыйга булуын ассызыклады.Ул үз чыгышында Россия Президенты Владимир Путинның илдәге халыклар бердәмлеген саклау һәм ныгыту турындагы фикерләрен искә төшерде. Дәүләт башлыгының Халыклар бердәмлеге елы тәмамлангач та әлеге юнәлештәге эшне дәвам итү өчен яңа механизмнар булдырырга кирәклеге хакындагы йөкләмәсенә игътибар юнәлтте.

«Бүген безнең бөек Россиядә 194 милләт вәкиле яши. 150 миллионга якын кеше тынычлыкта, дуслыкта һәм үзара хезмәттәшлектә гомер кичерә. Әлеге мәчетне төзүгә төрле милләт һәм дин вәкилләре үз өлешен кертте. Бу – безнең бердәмлегебезнең, үзара хөрмәт һәм ышанычның ачык мисалы», – дип билгеләп үтте Васил Шәйхразыев.

Ул Полевской җирлегендә татарларның һәм мөселманнарның күп гасырлар дәвамында яшәвен, туган җирне хөрмәт итеп, башка халыклар белән дус-тату гомер итүен ассызыклады. Шулай ук муниципалитет җитәкчелегенә мөселманнарга Җәмигъ мәчете төзү өчен җир участогы бүлеп бирүләре, төзелешнең барлык оештыру һәм рәсми мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде.

Васил Шәйхразыев мәчет төзелешендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның, Свердловск өлкәсе җитәкчелегенең, муниципалитетның, эшмәкәрләрнең һәм җирле җәмәгатьчелекнең ярдәме зур булуын билгеләп үтте. Ул төзүчеләргә, имамнарга, иганәчеләргә һәм әлеге изге эшкә катнашкан һәркемгә рәхмәтен җиткерде.

«Мәчет төзү – бик саваплы эш. Аны төзүгә ярдәм иткән һәркемгә Аллаһы Тәгалә әҗер-савапларын бирсен. Бу мәһабәт, матур гыйбадәтханә кешеләрне үзенә җәлеп итсен. Аллаһ йортын төзеп, аның бусагасын атлап кермәү – иң зур хата. Мәчетебез кешеләрне берләштерүче, игелеккә һәм изге гамәлләргә өндәүче үзәк булсын», – дип теләде Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура Рәисе.

Шулай ук ул конфессияара татулыкның һәм үзара ярдәмләшүнең мөһимлегенә тукталды. Бүгенге катлаулы чорда православие һәм ислам диннәре вәкилләренең уртак кыйммәтләр тирәсендә берләшүе, Ватанны саклаучыларга рухи терәк булуы аеруча әһәмиятле булуын билгеләп үтте.

Васил Шәйхразыев яңа мәчетнең игелек, тынычлык һәм бердәмлек символына әверелүен, ул бары тик мөселманнар өчен генә түгел, ә бөтен халыкка хезмәт итүен теләде. Чыгышын ул Россиянең бердәмлеге, илнең иминлеге, махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләрнең исән-сау туган якларына әйләнеп кайтуы турындагы теләкләр белән тәмамлады һәм мәчеткә бүләк итеп Коръән китаплары тапшырды.

Тантанада шулай ук Свердловск өлкәсе һәм Полевской шәһәре җитәкчеләре, мөселман дини оешмалары вәкилләре сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады. Чыгыш ясаучылар яңа мәчетнең төбәктәге рухи тормыш өчен әһәмиятен билгеләп, аның төзелешенә өлеш керткән һәркемгә рәхмәт белдерделәр.

«Әниләр» Җәмигъ мәчетенең ачылуы Полевской татарлары тарихында истәлекле вакыйга булды. Яңа мәчет алга таба да рухи тәрбия, мәгърифәт, үзара ярдәмләшү һәм төрле милләт вәкилләренең дуслыгын ныгыту үзәге булып хезмәт итсен.

news_right_1
news_right_2
news_bot