news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәйхразыев Татарстан белән Беларусь арасында элемтәләрне ныгыту турында сөйләште

15 апрель көнне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Россиянең Беларусиядәге илчесе киңәшчесе Петр Фролов белән очрашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу барышында ике республика арасындагы хезмәттәшлек перспективалары, мәдәни һәм иҗтимагый проектлар хакында фикер алыштылар. Аерым алганда, Бөтендөнья татар конгрессы алып бара торган проектлар, шулай ук аларны Беларусь җирлегендә гамәлгә ашыру мөмкинлекләре телгә алынды.

Әңгәмәдә татарларның Татарстан белән Беларусь арасындагы элемтәләрне ныгытуда тоткан әһәмиятле роле дә ассызыкланды. Ике як та, диаспора вәкилләренең милли үзаңны саклауда һәм мәдәни багланышларны үстерүдә актив катнашуын югары бәяләде.

Моннан тыш, әңгәмәдә Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтүгә багышланган чаралар планы турында да фикер алыштылар. Тарихи хәтерне саклау, яшь буынга патриотик тәрбия бирү — уртак максатлар буларак билгеләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100