Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Шәйхразыев Себер федераль округы татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Красноярск краенда. Биредә Себер Федераль округы татар милли-мәдәни оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләренең еллык җыелышы узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чарада Красноярск крае губернаторының иҗтимагый элемтәләр идарәсе башлыгы Роман Баринов, мөфти, Красноярск крае мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Фәткуллин, Алтай крае,Иркутск һәм Кемерово өлкәләре, Красноярск крае, Новосибирск, Омск һәм Томск өлкәләренең татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.
Утырыш кысаларында «Безнең заман геройлары» дип исемләнгән фотокүргәзмә оештырылды. Киңәшмәдә катнашучылар хәзерге геройларның батырлыкларын һәм казанышларын чагылдырган фотосурәтләр белән таныша алдылар.
Күркәм гадәт буенча чара Коръән укудан һәм сәламләү сүзләреннән башланды. Алга таба Бөтендөнья татар конгрессының 2024 елгы эш нәтиҗәләре турында видеоролик тәкъдим ителде.
Видеороликны караганнан соң татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре чыгыш ясады. Аларның һәркайсы ирешелгән уңышлар турында үз фикерләрен әйттеләр һәм алдагы елга төп бурычларны һәм эш юнәлешләрен билгеләделәр.
Васил Шәйхразыев утырышны үзенең чыгышы белән тәмамлады. Ул билгеләп үткәнчә, 2025 ел татар дөньясы өчен «Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Тынычлык елы» дип игълан ителде. 2025 елга эш планы Бөек Җиңүгә багышланган чараларны үз эченә ала. Алар ай саен уздырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз