Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Шәйхразыев Самарада махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм тапшыруда катнашты
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Самара өлкәсе губернаторы Вячеслав Федорищев белән берлектә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен чираттагы гуманитар ярдәм партиясен озату тантанасында катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Самара өлкәсе губернаторы сугыш кырында батырлык күрсәткән хәрбиләргә, шулай ук гуманитар конвойлар җыюны һәм илтүне оештыруда зур өлеш керткән гражданлык активистларына һәм волонтерларга дәүләт бүләкләрен тапшырды. Аерым игътибар фронтка тылдан системалы рәвештә ярдәм итүчеләргә бирелде.
Вячеслав Федорищев җитәкчелегендәге Самара өлкәсе Ватанны саклаучыларга ярдәм күрсәтү буенча планлы эш алып бара. Төбәк махсус операция үткәрелә торган зонага даими рәвештә гуманитар йөкләр генә түгел, югары технологияле хәрби ярдәм дә җибәреп тора.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз