Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Шәйхразыев Омск өлкәсендә узачак XXVI Федераль Сабантуйны уздыру мәйданы белән танышачак
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсенә килде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Аэропортта аны Омск өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Егор Горбатенко, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, Омск шәһәре «Ибир» (Себер) җирле татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Тамир Алимбаев һәм Омск өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Радик Миңнеханов каршы алды.
Сәфәр барышында Васил Шәйхразыев Себер мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Зөлкарнәй Шакирҗанов белән очрашачак, «Яшел утрау» мәдәният һәм ял паркында булып, Омск өлкәсендә узачак XXVI Федераль Сабантуйны уздыру мәйданчыгы белән танышачак. Шулай ук Хөкүмәт бинасында XXVI Федераль Сабантуйга әзерлек һәм аны уздыру буенча Оештыру комитеты утырышы да оештырылачак, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз