news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәйхразыев: Махсус операциядә һәлак булучының баласы Яңа ел бүләген беренче алырга тиеш

Шәйхразыев: Махсус операциядә һәлак булучының баласы Яңа ел бүләген беренче алырга тиеш
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев сүзләренчә, махсус хәрби операциядә һәлак булучыларның балалары Яңа ел бүләген беренче булып алырга тиеш. Бу хакта ул журналистлар белән очрашуда әйтте.

«Хәзер Яңа ел чыршылары башлана. Элек беренче булып, «5»кә укучылар, төрле фестиваль-бәйгеләрдә җиңүчеләргә игътибар булса, хәзер махсус хәрби операциядә һәлак булучыларның балалары иң беренче чыршы бәйрәмнәренә килеп, иң беренче бүләкне алырга тиеш. Бүген вазгыять шундый. Аларның гаиләләре игътибарсыз калырга тиеш түгел. Рәхмәтле булып, көндәлек тормышта күрсәтә алган ярдәмне җиткерергә тиешбез», – диде ул.

Җитәкче махсус хәрби операциядә һәлак булучыларның исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан да эшләр башкарылырга тиешлеген әйтте.

«Безнең егетләр арысланнар кебек сугыша. Орден, медаль ала, Россия Герое исеменә лаек булучылар да бар. Сугышлар һәр гаилә, һәр милләт өчен авырлык китерсә дә, горурлык турында да әйтәбез. Батырларча һәлак булган кешеләр бар. Без алар турында горурланып әйтәбез. Егетләребез һәлак булган икән, без аларның исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан эшләргә тиеш. Элмә такталар, мәктәпләргә исемнәр, һәйкәлләр, китаплар язулар булырга тиеш», – диде Милли шура рәисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100