news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәйхразыев конгресс съезды делегатларына: Илһам Шакиров премиясенә бәйгедә катнашыгыз

ТР Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездында катнашучы делегатларны Илһам Шакиров премиясенә бәйгедә катнашырга өндәде.

"Илһам Шакиров бакыйлыкка күчкәч, аның исемен мәңгеләштерү максатыннан, ике елга бер тапкыр республика премиясен бирә башладык. Өч премия. Беренче икесе ирләр һәм хатын-кызларга һөнәри башкаручылар өчен, өченчесен конгресс өчен үзешчән артистларга дип керттек", - диде Васил Шәйхразыев.

"Төбәкләрдә моңлы итеп җырлаучы милләттәшләр бар. Аларны шушы премиягә тәкъдим итеп, шушы матур бинада аларга да бирергә насыйп булсын. Актив катнашыгыз", - дип мөрәҗәгать итте Милли шура рәисе. 

Васил Шәйхразыев укырга кертү проблемасына да тукталды. "Бездә мәдәният институты, консерватория бар. Квота аз булса да, чиратка тезелеп киләләр. Конкурс шундый зур. Быел берничә абитуриентның үз талантлары шундый зур, шул ук вакытта сорау да зур булгач, алар балл аша үтә алмадылар. Конгресс ягыннан, чит өлкәдән килгән ике баланы, чыгымнарның 50 процентын үзебезгә алып укыта башлыйбыз", - диде.

"Мәдәният министрлыгына әйтәсе килә: сорау күп булгач, әйдәгез, квотаны арттыру турында уйлыйк. Әгәр үз балаларыбызга акча таба алмасак, безне зурламаслар", - ди Васил Шәйхразыев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100