Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Шәйхразыев: Казанда Сабан туе 21 июньдә узачак
Казанда Сабан туе 21 июньдә узачак. Бу хакта РИА «Новости»га биргән интервьюсында Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев хәбәр итте.
«Сабан туйлары авылларда, район үзәкләрендә узды, бу ял көннәрендә бәйрәм зур шәһәрләрдә, 21 июньдә Казанда узачак. Чыннан да, Сабан туйларның кульминациясе – республика башкаласында», - диде ул.
Ул билгеләп үткәнчә, 2025 елда Россиянең төрле субъектларында 4 меңгә якын Сабан туе уздырылачак.
Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сабан туен язгы кыр эшләрен тәмамлау бәйрәме генә түгел, хезмәт сөючәнлек, традицияләргә хөрмәт һәм мәдәни бердәмлек символы дип атады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз