news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шәйхразыев Донбасста халыкара шахтерлар Сабан туен уздырырга вәгъдә итте

Шәйхразыев Донбасста халыкара шахтерлар Сабан туен уздырырга вәгъдә итте
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Махсус хәрби операция тәмамланганнан соң, Донбасс территориясендә Халыкара шахтерлар Сабан туен уздыру планлаштырыла. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессының «Милли шура» милли советы рәисе Васил Шәйхразыев хәбәр итте.

«Без берничә тапкыр Кемеровода Халыкара шахтерлар Сабан туен уздырдык. Быел, Донбасска барганда, мин бу мәсьәләне күтәрдем. Безнең җиңү белән махсус хәрби операция тәмамлангач һәм Сабан туен үткәрү мөмкинлеге булгач, без аны шунда оештырачакбыз», - дип белдерде ул.

Вице-премьер бу чара шахтерларның иң зур Сабан туе булырга мөмкин, дип фаразлады.

news_right_1
news_right_2
news_bot