news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәйхразыев: Җанисәп өчен бер-беребезне гаепләп йөрмибез, башны күтәреп, алга барабыз

«Җанисәптә татарлар гына түгел, башка халыклар да кимеде. Төбәкләрдә җанисәпне оештыручылардан моның сәбәбен сорарга кирәк», - диде Милли шура рәисе.

Шәйхразыев: Җанисәп өчен бер-беребезне гаепләп йөрмибез, башны күтәреп, алга барабыз
Абдул Фархан

Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев 2021 елгы җанисәптә татарлар саны кимегәне өчен гаеплеләрне эзләп тормыйча, 2030 елгы елгы җанисәпкә әзерләнергә кирәклеген әйтте.

«2030 елгы халык санын алуга әзерлек эшләрен бүгеннән башлап җибәрәбез. Без (искәрмә: 2021нче елгы җанисәп өчен) бер-беребезне гаепләп, борынны аска төшереп йөрмибез. Башны горур күтәреп, алга барабыз. Һәрберебездән, вакыт табып, милләт өчен хезмәт итүегезне сорыйм. Кемгәдер эше, сәламәтлеге аркасында бу эш авыр икән, бүтән кешене табарбыз», - диде Васил Шәйхразыев.

Васил Шәйхразыев нәтиҗә чыгарыр өчен анализ, ә аның өчен дөрес саннар кирәклеген белдерде. Аның фикеренчә, ун ел эчендә халык саны, 2021нче елгы җанисәптәге кебек, кисәк кими алмый.

«Җанисәптә татарлар гына түгел, башка халыклар да кимеде. Төбәкләрдә җанисәпне оештыручылардан моның сәбәбен сорарга кирәк. Нәрсә булганын без аңларга телибез. Бәлки, бездә дә, халыкта да гаеп бардыр. Башны кисик дип болай гына әйтеп булмый бит инде. Анализ кирәк. Кирәк булса, этнографларны җибәреп, анализ ясый алабыз. Бәлки, хактан да шулкадәр халык үлгәндер, яки Татарстанга күчеп киткәннәрдер? Бәлки, татарлар янына җанисәп алучылар килеп җитмәгәндер? Шушы сорауларга аналитика кирәк», - диде Васил Шәйхразыев.

Васил Шәйхразыев төбәкләрдә татарларга хөрмәт зур булуын белдерде. «Без төбәкләргә татарлар белән күрешергә шпионнар кебек бармыйбыз. Безне губернаторлар, шәһәр башлыклары каршы ала. Безгә игътибар зур», - диде ул.

Фоторепортаж: Абдул Фархан
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100