news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәйхразыев: 1 сентябрьгә кадәр Йолдыз авылы мәктәбендә яшәүчеләрне йортка чыгарырга кирәк

Шәйхразыев: 1 сентябрьгә кадәр Йолдыз авылы мәктәбендә яшәүчеләрне йортка чыгарырга кирәк
Владимир Васильев

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Курган өлкәсе Йолдыз (Эчкен) авылында янгында каза күргән халыкка сентябрьгә кадәр йортлар салырга кирәклеген әйтте. Бу хакта ул Милли Шура утырышында сөйләде.

«Безнең төп бурыч - авылны саклап калу. Җирне чистартып бетереп йортларны күтәрә башлау бурычы тора. Бу эшне кышка кадәр башкарырга. Кыш дигәндә сентярь ае турында ук сүз бара. Хәзер халык мәктәптә, туганнарында яши. Озаккарак сузылган саен, гайрәтләре кайтып, авылдан китү турында уйлый башлыйлар. Шуның өчен без көн саен үзебезнең эшне күрсәтергә тиеш. 1 сентябрьгә кадәр Йолдыз авылы мәктәбендә яшәүче 35 кешене йортларга чыгарырга, мәктәпкә ремонт ясарга кирәк», - диде ул.

Аның сүзләренчә, 1 сентябрьгә мәктәптә укулар тиешенчә башланырга тиеш. Милли Шура рәисе балаларны мәктәпкә йөртә торган автобусның да януын искәртте. Балаларны транспорт белән тәэмин итүне уйларга кирәк, ди ул.

Ул авылга килә торган төзелеш материалларын саклап тору өчен складлар кирәклеген дә әйтте. Йортлардан соң, сарайлар, маллар белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итәргә кирәк булачак, ди ул.

24-25 майда Милли Шура рәисе Йолдыз авылына барырга җыена.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100