Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Шәйхразыев һәм Әһлиуллин Рубежное шәһәренә Татарстаннан гуманитар йөк алып килде
Татарстан шефлыгындагы Рубежное шәһәренә ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев һәм ТР вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин җитәкчелегендә республика делегациясе килде. Шәһәргә халыкның актуаль ихтыяҗларын исәпкә алып формалаштырылган гуманитар ярдәм партиясен тапшырдылар.
Йөкнең авырлыгы ике тоннадан артык. Аның составында 165 төрле продукция бар: балалар ризыгы һәм подгузниклардан (шул исәптән өлкәннәр өчен) алып көнкүреш химиясе һәм шәхси гигиена чараларына кадәр. Төп басым яшь гаиләләргә һәм халыкның зәгыйфь категорияләренә ярдәм күрсәтүгә ясалды, дип хәбәр иттеләр Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә кураторлык итүче ТР вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин аппаратында.
«Безнең миссия конкрет кешеләргә ярдәм итүгә юнәлтелгән. Биредә даими нигездә эшләүче Фәнил Әһлиуллин белән бергә кирәкле әйберләр исемлеген алдан килештердек. Гаиләләр, бала үстерүче әниләр, өлкән яшьтәге кешеләр аеруча мохтаҗ булган әйберләрне җыйдык», – диде Васил Шәйхразыев.
Йөкне гуманитар ярдәм үзәгенә тапшырганнар. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары сүзләренә караганда, үзәкнең директоры, йөкнең күләмен күргәч, бик эмоциональ җавап биргән.
«Реакция бик эмоциональ булды – үзәк директоры «Иртәгәдән без бөтен шәһәрне тәэмин итә алачакбыз!» диде. Ярдәм чыннан да кирәк урынга алып килеп тапшырылган мизгелләр аеруча дулкынландыра», - дип билгеләп үтте Васил Шәйхразыев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз