Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Шәйхетдинов махсус операция ветераннарының министрлыктан нинди ярдәм алуы турында сөйләде
Бүген Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов республикада махсус хәрби операция һәм башка сугыш хәрәкәтләре ветераннарына физик әзерлек өлкәсендә нинди ярдәм күрсәтелүе турында сөйләде.
«Без ветераннар өчен пычак ыргыту, коляскада баскетбол ярышлары үткәрәбез. 2024 елның ноябрендә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен следж-хоккей буенча беренче команда төзелде.
Без инвалидларның спорт җәмгыяте белән тыгыз эшлибез. Алар белән төрле чаралар үткәрәбез һәм алга таба да оештырачакбыз. Күптән түгел өстәл теннисы буенча ярышлар, ел башында чаңгы ярышлары уздырдык. Март башында Ханты-Мансийскида кышкы спорт төрләре буенча беренче Бөтенроссия Ватанны саклаучылар Кубогы тәмамланды, анда 60 төбәктән 300дән артык ветеран катнашты. Спортчылар чаңгы узышында, биатлонда, следж-хоккейда, таудан чаңгы белән төшүдә һәм сноубордта ярышты. Татарстан Республикасы җыелма командасы составында следж-хоккейда – ун, чаңгы ярышларында өч кеше катнашты.
Шулай ук «Олимп» спорт комплексында йөзү буенча спорт чаралары уздырдык. Әлеге ачык кубокта Россия Федерациясенең 16 төбәгеннән 100дән артык ветеран катнашты», – дип сөйләде Хәлил Шәйхетдинов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз