news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шәймиев Төркиянең Россиядәге илчесе белән очрашты

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Төркиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Танҗу Бильгич белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бильгич Казанга «Россия — Ислам дөньясы: Kazan Forum» XV халыкара икътисади форумында катнашу өчен килде.

Яклар Россия - Төркия мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Төркия арасындагы хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре турында фикер алышты. Шулай ук «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Шәймиев кунакка Болгар һәм Зөяне торгызу буенча гамәлгә ашырылган проектларны тәкъдим итте, ЮНЕСКО кысаларындагы эшчәнлек турында сөйләде. Әңгәмәнең тагын бер темасы Татарстанда оештырылган «Адымнар» полилингваль белем бирү комплекслары челтәре булды.

Шулай ук яклар мөнәсәбәтләрне алга таба үстерү перспективаларын карадылар. Бильгич мәгълүматлары буенча, Татарстан Төркия белән товар әйләнеше буенча Россия төбәкләре арасында лидер булып тора.

Очрашуда Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Угур Йылмаз катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot