news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәймиев «Татарстан–Яңа гасыр» гендиректоры Әминовны 60 яшь тулуы белән котлады

Шәймиев «Татарстан–Яңа гасыр» гендиректоры Әминовны 60 яшь тулуы белән котлады

Илшат Әминовның гаять зур хезмәте, таланты һәм абруе «Татарстан – Яңа гасыр»ны кирәкле һәм җәлеп итә торган каналга әверелдерде. Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директорын юбилее белән котлап, шулай дип белдерде.

«Тугры тамашачы буларак, телеканал эшчәнлеген, теле- һәм радиотапшырулар, программалар, актуаль темаларның күптөрлелеген игътибар белән күзәтәм, боларның барысы да – Илшат Әминов һәм аның командасының күпкырлы иҗади эшчәнлеге нәтиҗәсе», - диелә канал сайтында урнаштырылган видеокотлауда.

Шәймиев Әминов белән инде 30 елдан артык эшләвен, аның белән бергә күп кенә кыенлыклар аша узуын һәм бик күп тарихи вакыйгаларның шаһиты булуын искәртте.

«Инде әйтеп үткәнемчә, сезнең гаять зур хезмәтегез, талантыгыз, медиабергәлектәге югары абруегыз, тамашачылар алдында җаваплылыгыгыз нәтиҗәсендә без яраткан «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалы һәрвакытта да җәлеп итүчән һәм кирәкле канал булып кала. Иҗадилык һәм рухилыкны кире кайтару юнәлешеннән тайпылмавыгыз, позитив фикер йөртү һәм изге гамәлләргә чакыруыгыз аеруча зур әһәмияткә ия», - дип сүзен дәвам итте ул.

ТР Дәүләт Киңәшчесе сүзенең ахырында юбилярга сәламәтлек, иҗади планнарын гамәлгә ашыруда көч һәм уңышлар теләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100