news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәймиев Путинга: Сез халкыбызны берләштерә алдыгыз

Бүген Россия катлаулы вазгыять кичерә, шуңа да карамастан Россия Президенты Владимир Путин илнең күпмилләтле һәм күпконфессияле халкын берләштерә алды. Бу хакта Кремльдә бүләкләү тантанасында Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев әйтте.

Ул дәүләт башлыгына тирән ихтирам белдерде.

«Хәзер без кичергән барлык кыенлыкларга да карамастан, барлык катлаулы процессларда (сәяси, икътисади) мин безнең юл беркайчан да гади булмады дип әйтергә теләр идем. Бу хакта инде яшем дә әйтергә мөмкинлек бирә», - диде Шәймиев.

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе искәрткәнчә, дөньяда барган вакыйгаларга карамастан, Россия түзеп кенә калмады, ныгыды, көчлерәк була алды, ә аның гражданнары бердәмлек күрсәтте. Бу безнең илне көчсез итеп күрергә теләүчеләргә җавап булды. Һәм бу эштә Россия Президентының роле зур.

«Россия Федерациясенең үсеш күрсәткечләренә игътибар итегез: соңгы вакытта илнең төп икътисади күрсәткечләре без яши торган вазгыятьтә адекват», - диде Шәймиев.

Ахырда ул ил җитәкчелегенең һәм аның гражданнарының бурычы шулай ук кыю алга бару, шундый ук принципиаль һәм бердәм булуны дәвам итү икәнен әйтте.

Искәртик, Владимир Путин Минтимер Шәймиевкә Россия Федерациясенең югары бүләге - Андрей Первозванный орденын тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100