news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәймиев: Путин үз карарларын ныклы ышаныч белән кабул итә - Россиягә бу ышаныч кирәк

Шәймиев: Путин үз карарларын ныклы ышаныч белән кабул итә - Россиягә бу ышаныч кирәк
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Владимир Путин төрле ситуациягә әзер һәм үз карарларын ныклы ышаныч белән кабул итә - Россиягә мондый ышаныч кирәк. Бу хакта URA.RU белән әңгәмә вакытында РФ Президентын сайлауларда дәүләтнең хәзерге башлыгы җиңүен шәрехләп Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев әйткән.

«Без беренче тапкыр мондый кыенлыклар аша үтәбез. Һәм мин Президентыбызның үз карарларына шундый ышанычы булуына шат - ул теләсә нинди ситуациягә әзер. Безнең барыбызга да бу ышаныч кирәк», - диде ул.

Бүген Татарстан Дәүләт киңәшчесе Россия Президенты Владимир Путинның ышанычлы затлары белән очрашуында катнашты. Тантана Зур Кремль Сараеның Андреев залында узды. Дәүләт башлыгы сайлау кампаниясе барышында башкарган эшләре өчен барлык катнашучыларга рәхмәт белдерде, шулай ук ышанычлары өчен сайлаучыларга рәхмәт белдерергә кирәк, дип ассызыклады.

Гыйнвар ахырында Минтимер Шәймиевнең Россия Президенты вазифасына кандидат Владимир Путинның ышанычлы заты булуы билгеле булды. Исемлеккә барлыгы 544 кеше керде - бу сәяси һәм җәмәгать эшлеклеләре, мәдәният, сәнгать һәм фән вәкилләре, спортчылар.

Россия Президентын сигезенче тапкыр сайлау илдә 15-17 мартта узды. 100 процент беркетмәне санау нәтиҗәләре буенча, гамәлдәге ил башлыгы Владимир Путин 87,28 процент, Николай Харитонов (КПРФ) - 4,31 процент, Владислав Даванков («Яңа кешеләр») - 3,85 процент, Леонид Слуцкий (ЛДПР) - 3,2 процент тавыш җыйган.

Татарстанда, Үзәк сайлау комиссиясе раслаган мәгълүматларга караганда, 100 процент бюллетеньне эшкәртү нәтиҗәләре буенча хәзерге Президент 88,74 процент, Харитонов - 4,83 процент, Слуцкий - 3,93 процент, Даванков - 1,53 процент тавыш җыйды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100