Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Шәймиев: «Мирас һәм традицияләр» күргәзмәсе Болгарда безнең фестивальнең идеясен көчәйтә

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев «Мирас һәм традицияләр» декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсендә булды. Ул кичә Казан Кремленең Күргәзмәләр залында «Яңарыш: заманча укылышта эпос» халыкара фестивале кысаларында ачылды.
Казан Кремленә күргәзмә Мәскәүдән килде. Ул «Декоратив-гамәли сәнгать рәссамнарының иҗади берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы көче белән оештырылды. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Декоратив-гамәли сәнгать рәссамнарының иҗади берлеге директоры Сергей Коломийцев һәм VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Наталия Пилюс Минтимер Шәймиевне экспозиция белән таныштырды. Шулай ук Татарстан Дәүләт Киңәшчесе күргәзмәдә катнашучылар белән танышты, авторлар аңа үз әсәрләрен шәхсән тәкъдим итте.
Күргәзмә декоратив-гамәли сәнгатьнең бөтен төрләрен берләштерде: лаклы миниатюра, керамика һәм фарфор, таш кисү сәнгате, эмальер сәнгате, металлны эшкәртү, цифрлы графика һәм башка бик күп нәрсәләр.
Минтимер Шәймиев экспозициядә тәкъдим ителгән сәнгать әсәрләренең Россия халыкларының декоратив-гамәли сәнгатенең күп гасырлык традицияләрен торгызу үрнәге булуын билгеләп үтте.
«Күргәзмә бу көннәрдә Болгарда уза торган безнең фестивальнең төп идеясен көчәйтә, ул - безнең халыкларның рухи мирасын торгызу», - диде ул һәм оештыручылар белән катнашучыларга иҗади хезмәтләре, Татарстанга игътибарлары өчен рәхмәт белдерде.
Экспозициядә Татарстан, Башкортстан, Дагыстан, Алтай, Мәскәү, Санкт-Петербург, Свердловск, Түбән Новгород өлкәләре, Ненец автоном округы, Ставрополь крае һәм башка төбәкләр осталарының 400дән артык эше күрсәтелгән.
Искәртик, 15 июльдә Болгарда «Яңарыш: заманча укылышта эпос» атналык фестивале башланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз