news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәймиев Матыцинга ЮНЕСКО объекты – КФУ обсерваторияләренә багышланган стенд тәкъдим итте

Шәймиев Матыцинга ЮНЕСКО объекты – КФУ обсерваторияләренә багышланган стенд тәкъдим итте
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

ТР Дәүләт Киңәшчесе, Республиканың «Яңарыш» фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Россия спорт министры Олег Матыцин белән очрашты. Ул фонд эшчәнлегенә багышланган экспозицияне карады, дип хәбәр итә ТР Рәисенең матбугат хезмәте.

Шәймиев борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрлеген яңадан торгызу, Казан Изге Ана иконасы чиркәвен төзекләндерү, Болгар ислам академиясе, «Адымнар» күп телле белем бирү комплекслары төзү буенча гамәлгә ашырылган проектлар турында сөйләде. Моннан тыш, ул КФУның Астрономия обсерваторияләренә (алар быел ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде) багышланган яңа стенд тәкъдим итте.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

Матыцин Татарстанда спортны үстерүгә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык ярдәме өчен Шәймиевкә рәхмәт белдерде. Ул аңа физкультура һәм спорт өлкәсендә дәүләт идарә итү органы барлыкка килүнең 100 еллыгына багышланган медаль тапшырды. Ведомствоның бер гасырлык юбилеен ноябрьдә билгеләп үттеләр.

Министр ТР Дәүләт Киңәшчесен үзенең укытучысы һәм остазы дип атады, Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарына әзерлек һәм аны үткәрү вакытындагы уңышлы хезмәттәшлек турында искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100