news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәймиев: Ислам дәүләтләре арасындагы элемтә Путин инициативасы белән булдырылды

«Путинның шәхси инициативасы буенча ясалган бу адым безне ислам дөньясы белән мөнәсәбәтләрнең яңа дәрәҗәсенә күтәрде», - диде Татарстан Дәүләт Киңәшчесе.

Шәймиев: Ислам дәүләтләре арасындагы элемтә Путин инициативасы белән булдырылды
Рамил Гали

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев сүзләренчә, Владимир Путинның шәхси инициативасы белән ислам дәүләтләре арасында корылган элемтәләр Көнчыгыш илләре белән хезмәттәшлекне киңәйткән.

«Үзгәртеп кору елларында Татарстан «Ислам конференциясе» Оешмасы (хәзер — Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы) белән эшлекле элемтәләр урнаштырды. 2005 елда Россия әлеге оешмага күзәтүче буларак кертелде, шуннан соң ислам дәүләтләре арасында элемтә булдырылды. Бу адым безнең ил өчен бик мөһим иде, ул безне ислам дөньясы белән мөнәсәбәтләрнең яңа дәрәҗәсенә күтәрде», - диде ул «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышында.

Аның сүзләренчә, Татарстан Республикасы бүгенге тарихи вакыйгага озак еллар дәвамында ирешкән. «Бер яктан, ислам дөньясы илләре белән дустанә һәм эшлекле мөнәсәбәтләр җайга салынса, икенче яктан — борынгы Болгар җирендә тирән фәнни һәм археологик тикшеренүләр уздырылды. Республика сәясәтенең нигезе - мәдәният һәм конфессияләр балансын тоту», - диде ул.

ТР Дәүләт Киңәшчесе сүзләренчә, социологик тикшеренүләр мәгълүматы буенча, татарстанлыларның 80 проценттан артыгы милләтара һәм диниара мөнәсәбәтләр торышын уңай бәяли, республика халкының өчтән бер өлеше гомумроссия һәм республика тәңгәллеге белән бәйләнешне бертөрле тоя.

«Барлык милләт һәм конфессия вәкилләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән программаларны гамәлгә ашыру республика территорияләренең комплекслы үсешенә ярдәм итә. Сүз дә юк, без алып барган эш төрле халык вәкилләренең этник һәм дини тәңгәллеген саклап калуга ярдәм итә», - дип саный ул.

Минтимер Шәймиев фикеренчә, «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме толерантлык традицияләрен үстерү, хәзерге дөньяда төрле халыкларның, мәдәниятләрнең һәм дин вәкилләренең хезмәттәшлеген җайга салу мәсьәләләре буенча дискуссия һәм элемтә кору өчен мәйданчык булып тора. «Россия халыкларының тату булып яшәве тотрыклылык, иминлекне ныгыту мәсьәләләрендә күп илләр өчен юнәлеш була ала», - ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100