news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минтимер Шәймиев һәм Алексей Песошин Кев Салиховны юбилее белән котлады

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев физика-математика фәннәре докторы, профессор, Россия Фәннәр академиясе һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы, Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең Е.К.Завойский исемендәге Казан физика-техника институтының фәнни җитәкчесе Кев Салиховны 90 яшьлек юбилее белән котлады. ТР Фәннәр академиясендә үткән тантаналы чарада Шәймиевнең котлавын Татарстан Рәисе ярдәмчесе Альберт Гыйльметдинов укыды.

«90 яшьлек юбилеегыз белән иң җылы котлауларымны кабул итеп алыгыз! Синең тормыш юлыгыз – фәнгә фидакарь хезмәт итү үрнәге. Яшь тикшеренүчедән алып танылган лидерга кадәр юл үтеп, Сез фундаменталь теорияне практика белән һәм Татарстан Республикасына булган ихлас мәхәббәтне гармонияле рәвештә берләштерәсез.

Сез дөнья фәнни җәмәгатьчелегендә танылу алган юнәлеш – спин химиясе башында торасыз. Сезнең тарафтан булдырылган фәнни мәктәп Татарстаннан читтә дә яхшы билгеле, ә укучыларыгыз традицияләрегезне лаеклы дәвам итә. Сез күренекле галим генә түгел, ә эчкерсез, ярдәмчел һәм юмарт кеше дә.

Бүгенге көндә Сезнең көч-куәтегез һәм энергиягез ташып торуы, элеккечә үк тикшеренүләр белән җитәкчелек итүегез һәм бай тәҗрибәгезне яшь коллегаларыгызга тапшыруыгыз аеруча зур кыйммәткә ия.

Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм якыннарыгызның янәшә булуын телим. Һәр яңа көн Сезгә шатлык китерсен, ә алда якты вакыйгалар һәм күңелле яңалыклар күп булсын!» – диелгән иде котлауда.

Юбилярга Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да котлау юллады.

«Хөрмәтле Кев Миңнуллович! Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне юбилеегыз – туган көнегез белән чын күңелдән котлыйм!

Сезнең тормыш юлыгыз – фәнгә һәм Ватанга фидакарь хезмәт итүнең якты үрнәге. Югары тикшеренүче таланты, хезмәт сөючәнлек һәм максатчанлык аркасында Сез дөньякүләм танылу яуладыгыз, спин химиясен булдыручыларның берсе булдыгыз, Казанда Завойский тарафыннан ачылган метод - электрон парамагнит резонансы өлкәсендә бәхәссез абруй яуладыгыз.

Сезнең фәнни тикшеренүләрегез химия, биология, медицина, квант технологияләрендә кулланылыш тапты. Сез кече фәнни хезмәткәрдән алып Россия Фәннәр академиясе академигына кадәр озын юл үттегез. Сез җитәкләгән электрон парамагнит резонансы спектроскопиясе халыкара үзәге барлык илләрнең фәнни җәмәгатьчелегенең лаеклы хөрмәтеннән файдалана.

Сезнең фәнни эшчәнлегегез югары дәүләт бүләкләре (Ленин премиясе, «Ватан алдындагы казанышлары өчен», «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденнары, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе һәм Казан шәһәренең Мактаулы гражданы) белән билгеләп үтелде.

Сез яшь фәнни кадрлар әзерләү өчен вакыт табасыз, чит ил коллегалары белән хезмәттәшлекне актив үстерәсез. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, Татарстан Республикасы һәм Россия фәнен үстерү өлкәсендәге эшчәнлегегездә алга таба да уңышлар телим!» – диелә ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева укыган котлауда.

news_right_1
news_right_2
news_bot