news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәймиев Болгар ислам академиясе янында: Бу мәйдан ислам корылмаларына багышланырга тиеш

Шәймиев Болгар ислам академиясе янында: Бу мәйдан ислам корылмаларына багышланырга тиеш
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Болгар ислам академиясе тирәсендәге мәйданны ничек файдаланырга кирәген әйтте.

«Бу мәйдан ислам корылмаларына багышланырга тиеш. Бәлки, балалар өчен лагерь ясарга кирәктер. Кунакханә төзергә кирәк, анда балалы гаиләләр өчен льготалар булсын. Бүген Болгар ислам академиясе шәкертләре дә тәкъдимнәрен җиткерде. Төбәкләрдән килүчеләр өчен бөтен шартларны булдырып җиткермәгәнбездер. Бер башлагач, бөтен йөрәгебез белән эшләргә кирәк. Шәкерт, галимнәр теләкләрен ишетеп эш итәчәкбез. Без эшне ярты юлда калдыра торган кешеләр түгел. Бу мәйданчыкта башка корылмалар булырга тиеш түгел, тулысынча файдаланырга кирәк. Болгар ислам академиясе рухы булсын», – диде ул шәкертләр белән очрашуда.

Болгар ислам академиясенә төбәкләрдән килүче шәкертләр гаиләләре белән яшәү мөмкинлеген булдыруны сорады. Гаиләләре дә иман ныгыта алырлар иде дигән теләкләрен белдерделәр.

Дәүләт Киңәшчесе Болгар җирлегендә күп эшләр башкарылуын искәртте. «Ак мәчет ни тора! Боларны күргәч, күңел шатлана», – диде ул.

Минтимер Шәймиев Болгарга Россия Президенты Владимир Путинның килүен искә алды.

«Ул, мәчетне күргәч, миңа борылып карады да: «Минтимер Шәрипович, бу бит Таҗ-Махал», – ди. Әйе, безнең мәчеттә аның чалымнары бар. Бераз тынып торганнан соң: «Владимир Владимирович, бу – Таҗ-Махал түгел, бу – Болгарның Ак мәчете», – дидем», – дип сөйләде ул.

Шәймиев мәчет манараларына карашын төбәде һәм аларның тылсымлы булуын әйтте. Анда Мәккә һәм Мәдинәдәге мәчетләр белән охшашлык бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100