news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сайлаучы беләзеге була торып, кондуктор түләү сораса, кая мөрәҗәгать итәсен аңлаттылар

Сайлаучы беләзеге була торып, кондуктор түләү сораса, кая мөрәҗәгать итәсен аңлаттылар
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Сайлаучыларга бирелә торган беләзек була торып, Казан җәмәгать транспортында кондуктор юл йөрү өчен түләүне сораса, 223-26-30 телефоны буенча Транспорт комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, әлеге беләзек республика башкаласында җәмәгать транспортында бушлай йөрү хокукын бирә.

«Казан сайлау кампаниясен оештыручылар, аппарат җитәкчеләре бар. Әгәр маршрутларда хокук бозулар турында мәгълүмат бар икән, хәбәр итүегезне сорыйм, без эшләрбез», — дип ышандырды Фазлыева.

  • Сигезенче тапкыр РФ Президентын сайлаулар 15, 16 һәм 17 мартта узачак. Сайлауларга дүрт кандидат: Владислав Даванков (»Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак) кертелгән.
news_right_1
news_right_2
news_bot