news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сайлауларны күзәтеп торучы татар теле укытучысы: Һәр кеше җаваплылык тоя

Сайлауларны күзәтеп торучы татар теле укытучысы: Һәр кеше җаваплылык тоя
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Казанның 94нче гимназиясендә татар теле укытучысы Фәния Алиева әлеге белем бирү йортында урнашкан 159нчы сайлау участогында күзәтүче булып тора. Ул участоктагы мохит турында сөйләде.

«Бүген ял көне булса да, иртәнге 8 сәгатьтән халык килә. Кичә участок ачылганчы ук халык чират тора иде. Һәр кеше җаваплылык тоя, бу күренеп тора. Кеше тавыш бирүнең мөһим булуын аңлый. Мин үзем бүген тавыш бирәчәкмен. Сайлауларда катнашырга кирәк, дип саныйм. Илебезнең киләчәген сайлауга һәр кеше үз өлешен кертергә тиеш. Без укучылар белән бу темага сыйныф сәгатьләрендә сөйләшәбез», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Сайлауда 18 яше тулган гимназия укучылары да катнашкан. Алар кичә беренче тапкыр тавыш биргән.

Укытучының сайлауда күзәтүче булу тәҗрибәсе бар икән инде. «Миңа күзәтүче булырга тәкъдим иттеләр, мин ризалаштым. Бу минем беренче тәҗрибә түгел, минем сайлауларда күзәтүче булганым бар. Участокта җылы мохит, шундый мөлаем кешеләр килә», – дип сөйләде ул.

  • Өч көн дәвам итәчәк Россия Президентын сайлау кичә башланды. Республикада 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли, шулай ук хастаханәләрдә, шифаханәләрдә, СИЗОларда, вокзалда һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды.
  • Татарстанда сайлау хокукы булган 3 миллион кеше яши. Сайлаулар уздыруны сайлау комиссиясеннән 22 мең кеше тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә эшли.
  • Сигезенче тапкыр Россия Президентын сайлаулар 15, 16 һәм 17 мартта уза. Аларда дүрт кандидат Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм хәзер дәүләт башлыгы булган Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак) катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100