Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сайлауларга багышланган телемарафон «Мин яратам сине, Татарстан» җыры белән башланды
Бүген, Бердәм тавыш бирү көнендә, «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 14 сәгатьлек «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафоны башланды. Телемарафон Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге ТР Дәүләт камера хоры башкаруында «Мин яратам сине, Татарстан» җыры белән башланып китте. Ул 8 сәгатьтән 22 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Марафонны ике пар алып баручы – Ассоль Мөхәммәтҗанова һәм Иван Остроумов, Светлана Звонарева һәм Илдар Кыямов алып бара.
«Бүген безнең телеканалда иң мөһим вакыйгалар турында сөйләнәчәк, безнең белән булуыгыз гына сорала. Ел дәвамында республикабызда булган вакыйгаларга күзәтүләр ясарбыз, төрле кунакларны бергә каршыларбыз», – дип искәртте марафонны алып баручы Илдар Кыямов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз