Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Республика клиник хастаханәсе пациентлары тавыш бирә: Сайлауга килү 100 процент
Бүген Татарстан хастаханәләрендә вакытлыча сайлау участоклары ачылды. «Татар-информ» Республика клиник хастаханәсенә барып, авыруына карамастан, гражданлык бурычын үтәргә килүчеләр белән аралашты.
«Хастаханәдә махсус ябык участок барлыкка килде. Тавыш бирергә теләгән пациентлар алдан сайлау комиссиясенә гариза биреп, 342 нче стационар участокка килде», – дип сөйләде участок рәисе, РКБ сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюз оешмасы рәисе Ксения Кондратьева.
Россия Президентын сайлауда үз тавышын бирергә дип, тулы бер бүлекләре белән киләләр, кабинетларга чират тезелә. «Безнең сайлаучылар бик актив, 100 процент киләләр», – дип өстәде Ксения Кондратьева.
64 яшьлек Равил Бәхтияров яңак-бит хирургиясе бүлегендә дәвалана. Пациент сайлау участогында барысы да уңайлы оештырылганын билгеләп узды. Ул хастаханә җитәкчелегенә тавыш бирү мөмкинлеге өчен рәхмәтен җиткерде.
«Бу минем гражданлык бурычым. 18 яшьтән бер сайлауны да калдырганым булмады. Безнең язмыш һәм тормыш шуңа бәйле. Биш оныгым бар, аларның киләчәге якты булсын дип телисе килә», – дип уртаклашты Равил Бәхтияров.
Шулай ук, сайлау участогы хезмәткәрләре Перинаталь үзәктә булды, йөкле ханымнар һәм яшь әниләр бүлегеннән дә чыкмыйча тавыш бирде.
Пациентка Лидия Ермилова нейрохирургия бүлегендә дәвалана. Бүген ул гражданлык бурычын үтәргә дип участокка килгән. «Тормышта барысы да әйбәт булсын дип телим, тавыш бирергә килүемә шатмын», – диде ул.
Хастаханәдә махсус хәрби операциядә катнашучылар да дәвалана. «Мин үз тавышымны бирдем. Мин хәрби кеше, балаларыбыз яхшы тормышта яшәвен телим. Монда килгәндә, онытылып китәм – монда тәртип һәм тынычлык. Ләкин алгы сызыкта алай түгел. Анда балалар инде ничә еллар тынычлык та, яктылык та, ягымлылык та күрми, подвалларда яши. Безнең балалар да шундый хәлдә калуын теләмибез. Туган илебездә гел тынычлык, татулык, тәртип булуын телибез», – дип уртаклашты хәрбиләрнең берсе.
Аннары тавыш бирү өчен күчмә урна белән хезмәткәрләр травматология үзәгенә барачак, анда хәрбиләр дәвалану уза.
- Татарстанда хастаханә һәм санаиорийларда, вокзалларда, аэропортта, тикшерү изоляторларында вакытлыча ачылган 45 сайлау участогы эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз