news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сайлауга беренче тапкыр килгән Казан мәктәбе укучысы: Минем тавышым - бөек илнең киләчәге

Быел Татарстанда, ТР Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, беренче тапкыр 86 мең яшь кеше тавыш бирә. Алар арасында Казан укучысы Мәдинә Хисмәтуллина да бар. Бүген иртән ул әтисе белән бергә Казан дәүләт мәдәният институтына сайлау участогына килде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Наталья Рыбкова яза.

«Минем бүгенге сайлавым - безнең киләчәгебез, бөек илебезнең киләчәге. Мин гражданлык бурычымны үтәүгә искиткеч мөмкинлегем булуына бик шат. Мәктәп укучысы буларак мондый мөһим вакыйгада катнашу минем өчен зур горурлык», — диде ул тавыш бирүдән соң ук «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Мәктәп укучысының әтисе Марсель Хисмәтуллин, үз чиратында, бүген бөтен ил өчен бөек көн, дип белдерде.

«Без Россия лидерын сайларга килдек һәм Президент өчен генә түгел, ә киләчәгебез өчен дә тавыш бирәбез. Минем кызыма ике атна элек 18 яшь тулды, ул әле мәктәп укучысы. Әниебез бүген безнең белән бергә килә алмады, кызганыч, чөнки эштә. Ул кич белән тавыш бирәчәк», - диде әти кеше.

Казанда яшәүче ир-ат «үз илемнең киләчәге һәм балаларымның киләчәге өчен тавыш бирергә килдем», – дип искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100