news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сайлауда Владимир Путинны хуплап җыелган имзаларны 58 төбәк тапшырган

2024 елгы сайлауда Россия Президенты Владимир Путинның үзен-үзе тәкъдим итүен хуплау документларын 58 төбәк тапшырган. Бу турыда дәүләт башлыгы вазифасына кандидат сайтында хәбәр ителә.

«Татар-информ» язганча, бүген имза кәгазьләрен Мәскәүгә 13 субъект – Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Мордовия, Чувашия, Удмуртия республикалары, Ульяновск, Киров, Оренбург, Саратов, Пенза һәм Самара өлкәләре, Пермь крае тапшырган.

Путинның үзен-үзе тәкъдим итүен хуплап 1,3 млн имза җыелган инде, ләкин хисап һәм сайлау әле гыйнвар азагына кадәр дәвам итә. «Үзәк сайлау комиссиясенә тапшыру өчен имзаларның кирәкле минимумы – 300 мең», диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot