news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сайлауда Владимир Путин кандидатурасын яклап 2,5 миллионнан артык имза җыелган

2024 елда узачак сайлауда Россия Президенты Владимир Путин кандидатурасын яклап 2,5 миллионнан артык имза җыелган. Бу хакта кандидатның сайтында хәбәр ителә.

Шул ук вакытта, төбәкләрдән имза куелган кәгазьләр килүен дәвам итә. Үзәк штабта аларны тикшерәләр. Имза җыюга волонтерлык оешмалары, Гомумроссия халык фронты һәм «Бердәм Россия» партиясе җәлеп ителгән.

Россия Федерациясе Президентын сайлау агымдагы елның 15, 16 һәм 17 мартында узачак. РФ Үзәк сайлау комиссиясе шундый карар кабул итте.

Үзәк сайлау комиссиясенә барлыгы 15 кандидат документларын тапшырды, аларның дүртесенә теркәлергә рөхсәт бирмәделәр. Шул рәвешле, 11 дәгъвачының, шул исәптән гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путинның (ул сайлауда үз-үзен тәкъдим итүче буларак катнаша) документлары кабул ителде. Хәзерге вакытта өч кандидат сайлауда катнашырга рөхсәт алган, алар - «Яңа кешеләр» партиясеннән Владислав Даванков, ЛДПР партиясеннән Леонид Слуцкий һәм КПРФ партиясеннән Николай Харитонов.

news_right_1
news_right_2
news_bot