Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Буа районы башлыгы гаиләсе белән тавыш бирде: Сайлауда катнашу – зур җаваплылык
Буа районы башлыгы Ранис Камәртдинов шәһәр интернат-лицее базасында урнашкан 1179нчы сайлау участогында Россия Президентын сайлауда тавыш бирде.
Ул сайлауга хатыны һәм өч баласы белән бергә килде. Камәртдиновлар гаиләсе өчен тавыш бирүдә бөтен гаилә белән катнашу инде күптән күркәм гадәткә әверелгән.
«Быел игълан ителгән Гаилә елында, безнең гаилә традициясенә тугры калып, бергәләп үзебезнең гражданлык бурычын үтәү аеруча күңелле. Сайлауда катнашу – зур җаваплылык. Районыбыз, төбәк һәм бөтен ил язмышы безнең бүгенге карарга бәйле», - диде Ранис Камәртдинов.
Ул Буа халкын мөһим тарихи вакыйгага кушылырга, актив гражданлык позициясен күрсәтергә һәм Россия Президентын сайлауга килергә чакырды.
Искәртеп узабыз, 15 мартта Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады, шулай ук хастаханә, шифаханә, тикшерү изоляторы, вокзал һәм аэропортта 45 вакытлы сайлау участогы ачылды.
Татарстанда 3 миллионга якын кеше сайлау хокукына ия. Сайлауны үткәрүне 22 мең сайлау комиссиясе әгъзасы тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, алар арасында чит ил вәкилләре дә бар.
Сайлауда дүрт кандидат катнаша. Алар - Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак).
Материал Рөстәм Әхмәдуллин катнашында әзерләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз