Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сайлаучылар арасында iPhone 16 смартфоны откан тагын ике кешенең исеме билгеле
«Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафоны туры эфирында тавыш бирүчеләр арасында уйнатылган iPhone 16 смартфонын откан тагын ике кешенең исеме билгеле булды. Алар – Гөлназ Идрисова һәм Гөлнара Сафиуллина.
Җиңүчеләрнең исемнәрен алып баручы Артур Кортес атады. Аның сүзләренчә, 19:30 сәгатькә бәйгедә 89,7 меңнән артык кеше катнашкан инде.
Бүген масштаблы #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга республика фотобәйгесе бара. Төп бүләкләр – ике Sollers ST8 автомобиле һәм 11 смартфон. Шулай ук көн дәвамында катнашучылар арасында махсус номинацияләрдә дә бүләкләр уйнаталар: өч DREAME TROUVER робот тузан суырткычы, өч KitFort аэрогриле, өч Hyundai пар белән үтүкләү җайланмасы һәм Samsung микродулкынлы миче.
Төп бүләк ияләрен социаль челтәрләрдә («Татарстан Алга» ВКонтакте бергәлеге) һәм ТНВ телеканалында турыдан-туры трансляция вакытында игълан итәчәкләр, ә өстәмә призларны - «Татарстан Алга» ВКонтакте берләшмәсендә генә игълан итәчәкләр. Махсус номинацияләрдә җиңүчеләр төп фотобәйгедә катнашучылар арасыннан сайлап алыначак.
Бүген, 14 сентябрьдә, Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне уза. Республика халкы Татарстан Рәисен сайлый. Шулай ук 18нче Мәләкәс округы буенча Дәүләт Советы депутаты һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутат сайлана.
Татарстан Рәисен сайлауда дүрт кандидат катнаша (алфавит тәртибендә): Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Хафиз Миргалимов (КПРФ), Виталий Смирнов («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе») һәм Руслан Йосыпов (ЛДПР).
Муниципаль сайлауларда катнашучыларның рекордлы саны теркәлгән – 11,4 меңнән артык кандидат. Алар арасында төп партияләр вәкилләре һәм үз-үзен тәкъдим итүче буларак катнашучы 2,6 меңнән артык кеше бар.
Татарстанда тавыш бирү өчен 2752 участок ачылды. Участоклар 7:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
«ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 14 сәгатьлек «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафоны уза. Ул 22:00 сәгатькә тәмамланачак.
*Фотобәйге лотерея түгел, риск юк, реклама булып саналмый, фотобәйгедә катнашу бушлай һәм ирекле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз