news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Сайлау ноктасы»: Татарстан яшьләрне мәдәният һәм диалог аша сайлауга ничек җәлеп итә

«Сайлау ноктасы»: Татарстан яшьләрне мәдәният һәм диалог аша сайлауга ничек җәлеп итә
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

Казанның Кремль яр буенда «Сайлау ноктасы» мәгълүмат үзәгенең җәйге программасы кысаларында чираттагы мәртәбә кино күрсәттеләр.

«Сайлау ноктасы» - Россиянең башка төбәкләрендә тиңдәше булмаган уникаль мәйданчык ул. Татарстан яшьләргә юнәлдерелгән мондый үзәкне ачкан илнең 89 субъекты арасында беренче булды.

«Без кешеләргә якынрак булырга телибез. Нәкъ менә шуңа күрә дә «Урам Парк»ны һәм Кремль яр буен сайладык. Биредә атнасына 110 меңгә якын кеше була. Бу - очраклы аудитория түгел, бу - безнең булачак сайлаучылар», - дип искәртте мәгълүмат үзәге администраторы һәм «Атмосфера» кадрлар проекты җитәкчесе Светлана Ефремова.

Үзәкнең эше ачык диалог рәвешендә корылган. Теләге булган һәркемнең актуаль сорауларга (нинди сайлаулар көтелә, кемнәр катнаша, тавыш бирү системасы ничек төзелгән) җавап алу мөмкинлеге бар. Беренче тапкыр тавыш бирүчеләр арасында мондый әңгәмәләргә ихтыяҗ аеруча зур.

«Безнең төп бурыч - агитация түгел, ә сайлау процессына аңлы, уңай мөнәсәбәт формалаштыру. Без үтемлелек һәм җәлеп итүчәнлек атмосферасы тудырабыз», - дип искәртте Ефремова.

Чаралар программасы бик бай һәм ул тавыш бирү көненә кадәр исәпләнгән. Кино күрсәтүдән тыш, кунакларны иҗади мастер-класслар, бачата, сальса һәм зумба буенча бию сессияләре, сайлау системасы вәкилләре белән очрашулар көтә.

Инде 18 июльдән үк «Инфорумвик» проекты старт ала: мәйданчыкта көн саен территориаль сайлау комиссияләре рәисләре кизү торачак. Алар сайлауга кагылышлы теләсә нинди сорауга җавап бирәчәк.

«Сайлау ноктасы» эш көннәрендә - 16.00-22.00, ял көннәрендә 11.00-20.00 сәгатьләрдә эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot