news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сайлау көнендә Мамадышта зур концерт узачак, смартфоннар уйнатачаклар

14 сентябрьдә узачак сайлау көнендә Мамадышта чын бәйрәм көтелә. Бу көнне үзәк мәйданда махсус кунак Марина Карпова катнашында «Бердәмлектә көч» дигән зур концерт узачак.

Иң якты мизгелләрнең берсе концерт вакытында ук телевизорлар һәм смартфоннар уйнату булачак. Бу бүләкләр – сайлауларга килүче халык өчен муниципаль призлар.

Мамадыш районында 53 сайлау участогы ачылачак, шуларның 8е шәһәрдә урнашкан. Июль мәгълүматлары буенча, сайлаучылар исемлегендә 30 699 кеше исәпләнә.

Сайлауларга бер көн кала музейда сайлау тарихына багышланган күргәзмә ачыла. Ул бу көннең әһәмияте турында сөйлиячәк.

Шәһәрдә һәм районда сайлау участоклары 7:00 дән 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot